Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Асыл кыйммәтләр

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә «Үрнәк гаилә» темасына зур сөйләшү үткәрелде. Мәчет мөгаллимәсе Айгөл Җәмилова оештырган бу чарада кулланылган кыска кыйссалар һәм, шулай ук, әңгәмә үзе дә тыңлаучы күңелендә тирән эзләр калдыргандыр. Анда ир белән хатын, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, хатын-кыз матурлыгы, өйнең яме турында сөйләнелде. Гыйффәтлелек һәм мөлаемлылык кебек...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә «Үрнәк гаилә» темасына зур сөйләшү үткәрелде. Мәчет мөгаллимәсе Айгөл Җәмилова оештырган бу чарада кулланылган кыска кыйссалар һәм, шулай ук, әңгәмә үзе дә тыңлаучы күңелендә тирән эзләр калдыргандыр.
Анда ир белән хатын, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, хатын-кыз матурлыгы, өйнең яме турында сөйләнелде. Гыйффәтлелек һәм мөлаемлылык кебек кыйммәтләрне фәхешлек алмаштырган бүгенге сынаулы тормышта, гаилә ныклыгы, әдәп-әхлаклылык югалып барган бер заманда кешеләргә борынгыдан килгән асыл кыйммәтләрне аңлату, хаклыкны батылдан аерырга өйрәтү гаять мөһим. Гаилә ныклыгына ирешүдә, аны саклауда әби-бабайларның бай тәҗрибәсен куллануны күздә тотып оештырылган «Үрнәк гаилә» кебек чаралар, бу төр лекцияләр үзәк мәчеттә ай саен уздырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев