Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Җан тынычлыгы алып

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә ифтарларга төрле оешмалардан, учреждениеләрдән кунаклар чакыру, аларны Рамазан ае, Рамазан уразасы белән таныштыру, бергәләп авыз ачу – һәр елдагы күркәм гадәт.

Бу Рамазанда үзәк мәчеткә беренче ифтарга, газета, телевидение һ.б. хезмәткәрләре, муниципаль район администрациясенең матбугат өчен җаваплы вәкилләре җыелды. Сүз белән эш итүче, халыкка рухи тәрбия бирүче каләм осталарын  мөхтәсиб, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов үзе вәгазьләде. 
22 майдагы шәһәребезнең поликлиникалары һәм дәваханәләренең дин-ислам юлындагы медицина хезмәткәрләре җыелган ифтарда Булат хәзрәт Баһаветдинов бу дөньяда бар эш-гамәлләрне Аллаһыга тапшыруның мөһимлеге хакында сөйләде.   
24 майда үзәк мәчет ифтарга шәһәребездәге китапханәчеләрне җыйды. Ифтарга Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә, Кол Гали исемендәге милли китапханә, «Апуш» үзәк балалар китапханәсе һәм 5нче, 7нче, 48нче филиаллар хезмәткәрләре килгән иде. 
Бу ифтарның үзенчәлеге – китапханәчеләрне хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләре Нурзия Хәйруллина вәгазьләде. Нурзия ханым – мөслимәләргә дини гыйлем бирүче мөгаллимә. Аның вәгазе тормышта кеше өчен иң кирәкле һәм иң файдалы булган асыл кыйммәткә – канәгать була белүгә багышланган иде. Коръән аятьләре, пәйгамбәребез хәдисләре, Локман Хәким кебек хикмәт ияләренең нәсыйхәтләре белән баетылган вәгазьне табындагыларның һәркайсы күңел биреп тыңлады.
Китапханәчеләр үзәк мәчетнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Алсу ханым Гәрәеваның хәзерге катлаулы чорда кешенең бары тик намазлар һәм дини гыйлем аша җан тынычлыгы, дөнья яме, тормыш кадере таба алуы турында шәхси мисалында сөйләгәнен дә күңелләренә салып куйганнардыр.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев