Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Җан азыгы булсын, дип тырышалар

Узган атнада физик мөмкинлекләре чикле булган йөзгә якын кеше «Шинник» спорт комплексына Сабантуй бәйрәменә җыелды. Шәһәребездә елдан-ел үткәрелеп килә торган әлеге чараны оештыручылар исемлегендә, әлбәттә, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибәте дә бар иде. Мәчет инвалидлар өчен хәйрия ашы әзерләде, мөселманнар шәһәрдәшләрен пылау белән сыйлады. Яшь йөрәкләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек үсентеләрен кадерләп...

Узган атнада физик мөмкинлекләре чикле булган йөзгә якын кеше «Шинник» спорт комплексына Сабантуй бәйрәменә җыелды. Шәһәребездә елдан-ел үткәрелеп килә торган әлеге чараны оештыручылар исемлегендә, әлбәттә, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибәте дә бар иде. Мәчет инвалидлар өчен хәйрия ашы әзерләде, мөселманнар шәһәрдәшләрен пылау белән сыйлады.
Яшь йөрәкләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек үсентеләрен кадерләп сак-лаган, мөмкин кадәр күбрәк әҗер-сәвапка ирешү теләге белән янган егетләр, Салих хәзрәт җитәкчелегендә, табын әзерләп йөргән арада, инвалидлар рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй бәйрәме өчен гадәти булган капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда да катнаштылар, шахмат-шашкасы да читтә калмады. Җырларга теләүчеләр җырлады, йөгерергә теләүчеләр йөгерде, ә кемдер башкаларны күзәтте. ДЦП диагнозлы авырулар исә өч тәгәрмәчле велосипедларда «җилдертте». Бу төр транспортны Г.Шакиров исемендәге инвалидлар җәмгыяте вәкилләре (әйтергә кирәк, кунакларның күбесе шулар иде, күрше Яр Чаллыдан килүчеләр дә байтак булды) үзләре уйлап тапкан. Велосипедлар җитештерелеп, шуларда йөрергә өйрәнә башлауларына 3-4 ай гына булуга карамастан, олысы да, кечесе дә оста йөри. Аларга атлавы дә җиңел түгел ич, ә велосипедта ничек яхшы хәрәкәтләнәләр! Менә кешедә ихтыяр көче, ичмасам! Без, сау-сәламәтләр, инвалидларны жәллибез, күбебез исә бөтенләй алардан ерак йөрергә тырыша. Әмма физик мөмкинлекләре чикле булса да, бу кешеләр шундый шат күңеллеләр, ачык йөзле, мөлаемнәр, йөзләреннән елмаю китми, күзләрендә - яшәү дәрте, рәхмәтле йөрәкләрендә тормышка мәхәббәт уты яна. Алар бер үк вакытта көчле рухлы да, нечкә күңелле дә. Эһ, инвалидларга карата игътибарлырак булырга кирәк иде дә бит... Бәлки, ул вакытта каткан күңелләр бераз булса да йомшарыр иде, Раббыбыз биргән нигъмәтләрдән риза булып, Аңа рәхмәтле булырга, шөкер итәргә өйрәнер, гыйбрәт алып, җаннарыбызны ризыкландырыр идек...
Боздай йөрәкләребезнең салкынлыгын алар да сизә, шуңа күрә якын килми, аерым бер җәмгыять булып яши. Ә безгә бердәм булырга кирәк. Аннары, Үзәк җәмигъ мәчетендә эшләүче, тормышын мәчеттән читтә күз алдына китермәгән мөэминнәрдән үрнәк алсак ярамыймы әллә? Алар бит әлеге инвалидлар өчен мини-Сабантуй кебек елга бер мәртәбә оештырыла торган бәйрәмнәрдә генә катнашып калмый, физик мөмкинлекләре чикле инсаннар белән, инвалидлар яшәгән гаиләләр белән элемтәне өзми. Финанс кыенлыклар кичерүчеләренә дә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша, аларның рухи сәламәтлеген дә кайгырта. Әйе, мөселманнар бәйрәмнәрдә шәһәрдәшләребезгә табын әзерләп, көндәлек тормышта мохтаҗларны азык-төлек белән әзме-күпме тәэмин итеп тора, әмма моның белән генә чикләнми, иң мөһиме - җан азыгы булсын дип, тәннәре сызлаулы булса да, калебләре имин булсын дип тырыша. Морадларына ирешеп, әҗер-сәваплы булырга язсын үзләренә. Аллаһы Тәгалә тегеләренә дә, боларына да, гомумән, барыбызга хәерле рәхмәтен, ярдәмен бирсен. Шул гына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев