Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес укырга өйрәнәбез»

Түбән Кама үзәк мәчетендә оештырылган курсларда инде дүртенче ел белем алам.

Коръәнне дөрес итеп уку бик мөһим. Бер сүздәге авазны төгәл итеп чыгармау хәтта хатага китерергә мөмкин. Ә бу – гөнаһ. Өч ел дәвамында тәҗвид кагыйдәләрен Фатыйма ханымда өйрәндем. Ә быел «Махраҗ» төркеме ачылганын белүгә, шунда да язылып куйдым.
Хәмидә ханым дәресләренә йөри башлагач, авазларның әйтелеш урыннарын ныклы өйрәнеп, күңелемдә олы шатлык туды. Чөнки биредә без Аллаһы Тәгалә сүзләрен дөрес укырга өйрәнәбез. Моңа мөгаллимебез зур көч куя. Килә алмаганнар дәрестә «онлайн» утыра. Коръәннән тикшерергә җибәргән сурәләрдәге кагыйдәләрне аңлатабыз. Мәчеттә ике дәрес булса, өй эшен «Мөгаллим сәни» китабы буенча бирә. Һәр авазны аудиога яздырып, аңа җибәрәбез. Тыңлый, тикшерә, аңлатып җавап бирә. Дөресләп, икенче тапкыр җибәрәсең...
Моның өстәвенә Хәмидә ханым әле экскурсияләр дә оештыра. Ул инде дәрестән тыш вакытта була. Шуларның берсе «Ихсан» мөселманнарны соңгы юлга озату үзәгенә булды. Анда эшләүче Фәридә ханым Әһлиева вәгазь сөйләп, үз хезмәтләре турында бик аңлаешлы итеп җиткерде.
Тагын бер экскурсия «Ихлас» рухи тәрбия бирү үзәгенә булды. Аның җитәкчесе – озак еллар дәвамында Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия директоры булган Әлфия Сөләйман кызы. Әлфия ханымның йөзендәге нуры, ягымлылыгы, кунакчыллыгы – әлһәмдүлилләһ! Биредә балалар да, физик мөмкинлекләре чиклеләр дә белем ала. Гыйлем алырга теләсәң, ишек һәрвакыт ачык.
Укытучыларга килгәндә, барысының махсус дини белемнәре бар. Хәмидә ханым да биредә хезмәт куя икән. Гомуми 20 еллык стажының 16 сы Түбән Камада узган. «Ихлас»тагы сыйныфларны да карап чыктык: чиста, якты, заманча техник җиһазлар белән дә тәэмин ителгән.
Бу экскурсиядән соң анда булганнарның барысы да үз балаларына, оныкларына, туганнарына бүгенге көндә шундый уку йорты барлыгына шатланып, кайтып киткәндер. Динсезлек чорыннан соң, шундый мөмкинлекләр тудырылуын күрү безнең өчен зур бәхет.
Мөселман кешесенә үз Ватанын һәм милләтен сөю, аларга файда китерү тиешле гамәлләрдән санала, дип уйлыйм. Ул милләтен, телен дә хөрмәт итә. «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән Ризаэтдин бине Фәхретдин.
Хәмидә ханымга тырышлыгы, безгә биргән белемнәре өчен төркемебез исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Аллаһы Тәгалә барчабызның кылган изге гамәлләрен кабул итеп, хата-кимчелекләрне ярлыкаса иде. Әхлакларыбызны күркәм итәргә, әдәпле һәм тәрбияле булырга насыйп әйләсә иде.

Әлфия Абдуллина

Фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев