Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Аллаһтан үзегез сорагыз

Адәм баласы кайвакыт үзен бик көчле дип уйласа да, табигате белән кеше – бик зәгыйфь зат. Аллаһы Тәгалә генә аңа һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә. Бөтен кешелек галәмнәр Раббысы каршында – фәкыйрь, һәрвакыт аның ярдәменә мохтаҗдыр.

Гадәттә, адәм баласы Раббысына булган мохтаҗлыгын бай, сәламәт булганда, үз-үзенә ышанып яшәгәндә түгел, ә тормышында чишелмәслек мәсьәләләр, сынаулар килеп чыкканда таный һәм «Раббыдан ярдәм сора, дога кыл әле», – дип үзенең таныш-белешләренә мөрәҗәгать итә башлый. Ләкин Бөек Раббыбыз – нинди нигъмәт иясе, безгә теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында, теләсә кайсы халәттә турыдан-туры Үзенә генә мөрәҗәгать итеп, бер Үзеннән генә сорарга, моң-зарларыбызны Аңа гына сөйләргә, Аның ярдәменә генә таянырга мөмкинлек бирде. Моның өчен каядыр барырга, кемгәдер ялынырга кирәк түгел. Кеше көнен дә, төнен дә һич арадашчысыз туп-туры Аллаһыдан сорый ала. Ә без, гадәттә, киресенчә, тормышыбызда бер авырлык килеп чыкса, ярдәм сорап, иң беренче чиратта, үзебезнең туганнарыбызга, танышларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Күп вакыт бу сынауның Аллаһы Тәгалә гаделлеге белән килгәнен һәм аның чишелеше дә Аның кодрәтендә икәнен онытып җибәрәбез. Моң-зарларыбызны башкаларга сөйләгәндә, без өстебезгә күпме гөнаһ җыябыз, шуны да истән чыгармасак иде.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр Миннән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: «Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. Алар да миңа җавап бирсеннәр. Миңа иман китерсеннәр, бәлки шул вакытта туры юлда булырлар» («Бәкара» сүрәсе, 186 нчы аять). Һәм, гомумән, доганың фазыйләтенә иң зур дәлил булып Коръәннең «Фатиха» сурәсе белән башланып, «Фәләкъ», «Нәс» сурәләре белән тәмамлануы тора.
Әлбәттә, җир өстендә яшәүче кешеләр йөзләгән милләтләргә бүленеп, йөзләрчә телләрдә дога кылырга мөмкин. Әмма Аллаһы Тәгалә һәрбер телне Үзе яраткан һәм Ул аларның һәрберсен аңлый. Шуңа күрә доганың кайсы телдә булуы мөһим түгел, бәлки чын күңелдән чыгуы мөһим.
Доганың бөек фазыйләте шулдыр – Аллаһы Тәгалә дога кылучыларга җавап бирергә, өметләнүчеләргә өметләрен акларга, сораучыларга сораганнарын бирергә вәгъдә кылды. Моның белән Ул бәндәләрен күбрәк дога кылырга чакыра. Иң күп дога кылучыларны, иң күп сораучыларны яратканын әйтте. Күбрәк догада булсак иде.  Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итик: үзебез өчен, әти-әниләребез, остазларыбыз, бала-оныкларыбыз, ил башлыкларыбыз, ахирәткә күчкән кардәшләребез өчен. Раббыбызның бөеклеген, юмартлыгын, шәфкатен белеп, догалар белән ялварыйк һәм һич вакытта да Аның рәхмәтеннән өметебезне өзмик.
Илһамия ӘҺЛИУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев