Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ак яулык сокландыра

Матур кием - һәрбер кешенең бизәге. Тормышыбызга, Аллаһыга шөкер, ислам килеп кергәч, бозыклыкка бирелергә өлгермәгән яшь буын шәригать кушканча яшәргә, гыйлем алырга тотынды. Ислам кушканча яшәүгә, иң беренче, мөгаен, дөрес киенү - хиҗап төшенчәсе керәдер. Хатын-кызларга әдәп гыйлеме өйрәтүче мөгаллимә Айгөл Җәмилова әле март аенда гына бу темага багышлап, зур...

Матур кием - һәрбер кешенең бизәге. Тормышыбызга, Аллаһыга шөкер, ислам килеп кергәч, бозыклыкка бирелергә өлгермәгән яшь буын шәригать кушканча яшәргә, гыйлем алырга тотынды. Ислам кушканча яшәүгә, иң беренче, мөгаен, дөрес киенү - хиҗап төшенчәсе керәдер.
Хатын-кызларга әдәп гыйлеме өйрәтүче мөгаллимә Айгөл Җәмилова әле март аенда гына бу темага багышлап,
зур сөйләшү уздырды. Ул үз дәресендә, Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр китерә-китерә, хиҗап турында бик күп мәгълүмат бирде. Мөслимәләр күлмәге тарихына багышланган фильм да күрсәтелде.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар һәм фәҗерләрен (үзләрен) зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар...» («Нур» сүрәсе, 31нче аять).
Исламга күчү, Аллаһы кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу җиңел генә бирелми. Безнең буынга бигрәк тә авырга туры килде. Шуңа күрә дә дин, бигрәк тә кием турында сүз чыкса, фикер каршылыгы ярылып ята. Янәсе, «безнең әбиләр алай киенмәгән» һ.б. Әбиләребез кебек киенүне бер генә мәчеттә дә тыймыйлар, тик кагыйдәләргә генә туры килсен.
Мин үзем ак яулык бәйләргә яратам. Кырымга, юллама буенча, санаторийга бару насыйп булган иде. Шунда шыгрым тулы автобуста бер яшь кенә егет җиңемнән тартып, урын тәкъдим итте. Сөенүемнең чиге булмады:
бу бит ак яулыкка хөрмәт! Кырымда гына түгел, үзебезнең шәһәрдәге автобусларда да миннән өлкәнрәк ханымнарның (рус милләтеннән булганнары бигрәк тә!) күп мәртәбәләр урын биргәннәре булды.
Тагын бер фикерне җиткерергә телим: дин юлындагы мөслимәләрнең тормышына Аллаһы Үзе бәракәт бирә. Моны
мин мәчеттә укыгандагы күзәтүләремнән чыгып язам. Миңа анда бик күп яшь мөслимәләр белән аралашу, алар белән бергәләп гыйлем алу насыйп булды. Араларыннан күпчелеге үзләре үк машина йөртәләр, берничә бала тәрбиялиләр (билгеле инде, исламча), гаиләләре белән бассейнга йөрергә, туганнарына барырга да вакыт табалар. Зәвыклы итеп киенә дә беләләр, бер-берсе белән сокланырлык матур итеп аралашалар, ярдәмләшеп яшиләр.
Урамда кул-аяклары капланырлык матур озын күлмәк кигән, ак яулык япкан ханымнарга кызыгып карап кына калмагыз. Әйдәгез, үзегез дә шулай килешле итеп киенергә өйрәнегез. Күңелегез дә сафланыр, тормышыгыз да ямьләнер. Һәм, әлбәттә, юлыгыз Аллаһы йорты булган мәчеткә илтер.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X