Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчеттә тематик дәрес уздырдылар

Түбән Кама үзәк мәчетендә шәһәр һәм районыбыз мөслимәләре өчен ачык дәрес узды. Бу дәрестә дини һәм әхлакый тәрбия буенча кичке курсларда гыйлем алучылар, «Ихлас» рухи-әхлакый үзәгенә йөрүчеләрнең физик мөмкинлеге чикле булганнары һәм үзләрен рухи яктан баетырга теләгән барча хатын-кыз катнашты. Алтмышка якын мөслимә каршында үзәк мәчеттә хатын-кызлар бүлеген җитәкләүче Роза...

Түбән Кама үзәк мәчетендә шәһәр һәм районыбыз мөслимәләре өчен ачык дәрес узды. Бу дәрестә дини һәм әхлакый тәрбия буенча кичке курсларда гыйлем алучылар, «Ихлас» рухи-әхлакый үзәгенә йөрүчеләрнең физик мөмкинлеге чикле булганнары һәм үзләрен рухи яктан баетырга теләгән барча хатын-кыз катнашты.
Алтмышка якын мөслимә каршында үзәк мәчеттә хатын-кызлар бүлеген җитәкләүче Роза Латыйпова, кичке курсларда гыйлем бирүче мөгаллимәләр Нурзия Хәйруллина һәм Айгөл Җәмилова чыгыш ясады. «Коръән - яшәү рәвеше» темасына багышланган ул дәрестә сүз, башлыча, үз тормышын Аллаһы кушканча төзергә һәм алып барырга омтылучы кешенең, иң беренче чиратта, үз әдәбен камилләштерү өстендә эшләргә тиешлеге хакында барды.
Дәрес барышында ике ел рәттән үзәк мәчеттә Рамазан уразасы дәвамында халыкка тәравих намазы укыткан Коръән-хафиз Әяметдин Фәхретдиновка багышланган видеосюжет күрсәтелде.
Шулай ук, Коръәнне дөнья күләмендә иң оста укучыларның аудиоязмалары тыңланды. Галия Сафина җитәкчелегендәге балаларның изге китапны укулары дәрестәгеләр күңеленә иң ошаганы булгандыр.
Үзәк мәчеттәге чарага килгән мөслимәләр һәм мөгәллимнәр, ачык дәрестән алган тәэсирләр белән уртаклаша-уртаклаша, үзләре әзерләгән мул чәй табынында сыйланганда да бу хакта кат-кат искә алдылар.
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X