Туган як

Котлыйбыз!

--, 20 апрель 2018 - 15:43
911
0
0

Олы Атыда яшәүче Тамара Александровна УМНОВАга 23 апрельдә 65 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын тыныч гомер телибез. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән, ирең, балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: