Туган як

Котлыйбыз!

--, 1 июнь 2018 - 08:55
170
0
1

Шәңгәлче авылында яшәүче Алсу Рәшит кызы ДӘМИНОВАга 28 майда 55 яшь тулды.
Әниебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Аллаһ. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Пар канатлы бәхет юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә,
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Иң изге теләкләр белән туганнарың исеменнән, улың Мансур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: