Туган як

Котлыйбыз!

--, 25 май 2018 - 10:36
337
0
0

Түбән Уратма авылында яшәүче кадерле әниебез Айсылу Ситдыйк кызы ХАҖИПОВАның 23 майда туган көне.
Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, изгелекләрен күреп, һаман шулай безгә терәк булып, киңәшләреңне биреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез!
Котлап синең туган көнеңне,
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй,
Якты булсын тормыш юлларың.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Раилә, Рифат, Илфат; киленең, киявең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: