Туган як

Котлыйбыз!

--, 31 август 2018 - 11:40
176
0
0

Түбән Чаллы авылында яшәүче Сәймә Сәлимҗан кызы ӘГЪЛӘМОВАга иртәгә 65 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!
Рәхмәт, әни! Әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Безнең өчен кылган барлык изгелекләреңә, ярдәмеңә сиңа тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төрелеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың, туганнарың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.(195).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: