Туган як

Котлыйбыз!

--, 28 декабрь 2018 - 10:18
471
0
0

Ташлык авылында гомер итүче әткәебез Рафис һәм әнкәебез Хәлия Абдуллиннарның 4 гыйнварда уртак гаилә тормышына аяк басуларына 55 ел тула.
Кадерле әткәй, әнкәй! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез 55 ел бергә гомер кичереп, дөнья авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, тормыш юлын тигезлектә үттегез. Алдагы гомерләрдә дә сәламәт, тигез булып яшәргә язсын.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, оныкларыгыз, киявегез, киленнәрегез, кода-кодагыйларыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: