Туган як

Котлыйбыз!

--, 7 сентябрь 2018 - 10:06
1084
0
0

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Клара Йосыф кызы Ягъфәровага иртәгә 85 яшь тула. Кадерле әниебез, сине олы юбилеең уңаеннан кайнар хисләр белән котлыйбыз!
Әни! Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез. Тормыштан ямь табып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әти белән матур, тигез гомер итүегезне телибез.
Син кояшка тиң кешебез, әнкәй,
Яшәсәң дә үзең еракта.
Һаман синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, синнән дә нур бөркелә.
Без телибез сиңа кояш гомере,
Кояш кебек син дә бер генә! 
Иң изге теләкләр белән, әтиебез Миңнегаян, кызларың Гүзәлия, Әлфия, оныкларың, оныкчыкларың.(206).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: