Туган як

Котлыйбыз!

--, 21 декабрь 2018 - 09:34
601
0
0

Кадерле тормыш иптәшем, әткәебез, бабаебыз – Илгиз Мәхмүт улы СӘЛАХОВ!
Сине 70 яшең тулу уңаеннан, чын күңелдән котлап, иң изге, якты, матур ихлас теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Без сине бик яратабыз!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Сине хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Зәйнәпбикә, улларың Илшат, Илдар, киленнәрең Гөлия, Эльмира, оныкларың Илзат, Азат, Әмир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: