Туган як

Котлыйбыз!

--, 13 ноябрь 2018 - 09:42
602
0
6

Түбән Уратма авылында гомер итүче кадерле әтиебез Мөкатдис Әбелхәсән улы ГАЛИЕВка иртәгә 90 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар, тыныч озын гомер телибез. Ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, ярдәмчел булганың өчен без сине бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: