Туган як

Котлыйбыз!

--, 28 декабрь 2018 - 09:06
598
0
0

Каенлы авылында туып, Яуыш авылында гомер итүче Тәскирә Ибраһим кызы ЗАРИПОВАга 80 яшь! Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән шушы гомер бәйрәме – туган көнең белән котлыйбыз.
Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде һәрбер көннәрең.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Кояш җылысына җылынгандай
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, киленнәрең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: