Туган як

Котлыйбыз!

--, 20 июль 2018 - 09:13
508
0
0

Кызыл Яр авылында гомер итүче кадерле әтиебез Фәрдетин Сәхбетдин улы АБДУЛЛИНга бүген – 75 яшь!
Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәше Әнисә, улы, кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: