Туган як

Котлыйбыз!

--, 8 июнь 2018 - 12:41
689
0
0

Кызыл-яр авылында гомер итүче кадерле әниебез Әнисә һәм әтиебез Фәрдетин АБДУЛЛИНнарның 5 июньдә бергә гомер итүләренә 50 ел тулды.
Без аларга озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, балаларының кайгы-хәсрәтен күрмичә, тагын да шулай озын-озак гомер кичерүләрен телибез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез сез йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән, улы, кызлары, кияве, оныклары, оныкчыклары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: