Туган як

Котлыйбыз!

--, 8 июнь 2018 - 12:39
94
0
0

Түбән Чаллы авылында туып-үскән һәм шунда гомер итүче энебез Нәсим Солтан улы КОРБАНОВка 12 июньдә 50 яшь тула.
Энебез Нәсим! Сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете телибез. Хәләл җефетең Румия белән тигезлектә, балаларыгызның хөрмәтендә яшәргә язсын. Безгә иткән яхшылыкларың һәм Аллаһ Тагаләнең динен таратуга куйган хезмәтләрең үзеңә саваплар булып язылсын. Без сине бик яратабыз.
Ярты гасыр дисәң – күп булыр күк,
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!
Аккан сулар бергә кушыла-кушыла,
Барысы бергә коя диңгезгә.
Җыясың син шулай безне дә
Туган йортка, туган нигезгә.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың һич кер кундырмыйча
Туганлыкның изге һәр җебен.
Иң изге теләкләр белән, Корбановлар, Әгъләмовлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: