Туган як

Котлыйбыз!

--, 2 ноябрь 2018 - 09:53
299
0
0

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Әлфинур Гыйбадулла кызы һәм Рафаил Зәки улы ГАРИФУЛЛИННАРның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Без аларга озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, балаларының кайгы-хәсрәтен күрмичә, тагын да шулай озын-озак гомер кичерүләрен телибез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез сез йөзгәчә.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: