Туган як

Котлыйбыз!

--, 21 июнь 2019 - 12:46
347
0
0

Кадерле хатыным Гөләмдәм Минулла кызы белән гаилә корып гомер итә башлавыбызга иртәгә төп-төгәл 45 ел була. «Тормыш итү – диңгез кичү» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аллага шөкер, шатлыкларны бергә кичерәбез, кайгыларны бергә җиңәбез. Тик нинди генә шартларда булмасын, син – кадерлем – үзеңдә иң асыл сыйфатларны саклыйсың, тугрылыклы, уңган, сабыр холыклы, мәрхәмәтле хатын, балаларыбызга, оныкларыбызга кайгыртучан әни һәм дәү әни. Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа! Ходай насыйп итеп, алдагы көннәребездә дә сәламәтлек белән пар канатлар булып гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Олы хис – мәхәббәт хисе гомер көзләребезгә кадәр озата барсын! 
Сине яратып, иң изге теләкләр белән, ирең Рафаил Исмәгыйль улы. Бу теләкләргә балалар да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: