Туган як

Котлыйбыз!

--, 26 апрель 2019 - 11:15
643
0
0

Түбән Камада гомер итүче Рафаил Зәки улы ГАРИФУЛЛИНга кичә 80 яшь тулды.
Кадерле әткәебез, бабаебыз! Сине зур юбилеең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Аллаһ насыйп итсен.
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда?!
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Әлфинур, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: