Туган як

Котлыйбыз!

--, 18 июнь 2019 - 10:23
238
0
0

Сухрау авылында яшәүче безнең өчен кадерле һәм изге булган әниебез Мәрзия белән әтиебез Гаптеләхәт ГӘЛИӘХМӘТОВларны бергә гомер итүләренә 65 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез! Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен сезнең картлык көннәрегез.
Әти, әни!
Бабай, әнкәй!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
Бүген сезнең Тимер туй!
Алтмыш биш ел кулга кул тотынышып
Пар былбылдай гомер итәсез,
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, киленнәрегез, киявегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: