Туган як

Котлыйбыз!

--, 23 август 2019 - 10:09
285
0
0

Безнең өчен кадерле һәм изге булган әниебез Тәнзилә белән әтиебез Мөнир ХӘНҖӘРОВларның бергә гомер итүләренә 50 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез!
Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен сезнең алдагы көннәрегез!
Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез.
Тормыш сукмакларыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр. 
Иң изге теләкләр белән,балаларыгыз, кызыгыз, киявегез оныгыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: