Туган як

Котлыйбыз!

--, 28 июнь 2019 - 13:17
222
0
0

Кызыл Чапчак авылында туып, шунда гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле булган әти-әниебез, әби-бабабыз Рәйханә Фәрди кызы һәм Гакыйф Әкъмәл улы БОРҺАНОВларның бергә бәхетле һәм матур гаилә корып яши башлауларына кичә 45 ел тулды.
Без аларга ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, тыныч күңел белән, озын-озак гомер кичерүләрен телибез. Сез безне һәрвакытта да ачык йөз белән каршы аласыз. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез сез йөзгәчә. 
Иң изге теләкләр белән, улларыгыз Дамир, Илнур, кызыгыз Лилия, оныкларыгыз Руслан, Дилия, Гүзәлия һәм Рәмилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: