Туган як

Котлыйбыз!

--, 22 март 2019 - 09:22
878
0
0

Түбән Кама районы Кызыл Яр авылында яшәүче безнең өчен кадерледән кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мәркәз Мәхмүт улы МӨХӘММӘДИЕВнең 26 мартта туган көне, 80 яше тула.
80 яшең тулу уңаеннан, сине чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Фәнисә, улың Рафаэль, киленең Альбина, оныкларың Илшат, Әминә, кодагыең Нәсимә. Бәхетле бул, картайма.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: