Туган як

Котлыйбыз!

--, 15 май 2020 - 09:53
428
0
0

1960 елның 16 маенда Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында дөньяга аваз салган, хәзерге көндә кадерле әниебез белән гомер итүче Рамил Сәлим улы Әхмәтҗанов үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Кадерле әтиебез! Сине 60 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти!

Гомеркәйләр йөгерек су кебек
Ага да ага икән.
Озакламый алтмыш яшь
Ишекне кага икән.

Каксын, әйдә, керсен өйгә
Кунак булсын түреңдә.
Насыйп иткән миңа диеп,
Бу көнне дә күрергә.

Йөрәгең яшь, йөзең көләч
Күңелең синең шәфкатьле.
Изгелегең күпме булса,
Син бәхетле шул чаклы.

Сине без яшь дип саныйбыз
Әйдә, алтмыш яшь тулсын!
Туксан, йөзләргә җитәргә
Адымың ныклы булсын!

Сәламәт булып, әни белән тигезлектә, безнең шатлык-сөенечләргә төренеп кенә яшәргә насыйп булсын Сезгә!

Иң изге теләкләр белән, улларың Рәмис, Рәдис, киленнәрең Светлана, Гөлназ, оныкларың Рәсүл, Рәлиф. Теләкләргә хатының Әнисә дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: