Туган як

Котлыйбыз!

--, 28 декабрь 2019 - 13:30
267
0
0

Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында туып-үсеп, хәзерга вакытта Ташлык авылында гомер итүче Җүәйрә Шәкүр кызы КӘЛИМУЛЛИНАның 3 гыйнварьда олы юбилее – 90 яше! Кадерле әниебез, әбиебез һәм дәү әбиебез! Сиңа, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, барыбызны сөендереп озын-озак яшә! Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Флера, Тәнзилә, оныкларың Ләйсән, Ландыш, Алмаз, Алсу һәм Алия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: