Туган як

Котлыйбыз!

--, 28 декабрь 2019 - 13:24
308
0
0

Тоба авылында туып, шунда гомер итүче, безнең өчен кадерле әниебез-әбиебез Рузилә Фаиз кызы ГЫЙМАДИЕВАны юбилее – 75 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез.
Син – сабыр, кешелекле, киң күңелле, олы җанлы. Сиңа озын, тыныч гомер, ныклы сәламәтлек, алдагы гомереңне кайгы-хәсрәтсез үткәрүеңне телибез. Балаларыңның игелеген күреп, озак-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдың түземле.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: