Туган як

Котлыйбыз!

--, 24 декабрь 2019 - 14:41
496
0
0

Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң изге булган әниебез Әнфисә белән әтиебез Хәлим ХӘЛИУЛЛИННАРның 22 декабрьдә бергә гомер итүләренә 40 ел тулу уңаеннан тәбрик итәбез! Тынычлыкта һәм муллыкта, тигезлектә һәм бәрәкәттә үтсен сезнең картлык көннәрегез. Саулыкта, сәламәтлектә, бер-берегезгә терәк булып яшәвегезне телибез!
Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә,
Балкып торса иде утыгыз.
Һәрчак безне каршы алса иде,
Әти-әни туган йортыбыз.
Сезне яратып, кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: