Туган як

Котлыйбыз!

--, 19 ноябрь 2019 - 09:10
657
0
0

Түбән Чаллы авылында туып-үсеп хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче әниебез Рәзинә Нәҗип кызы ХӘЙРУЛЛИНАның 18 ноябрьдә олы юбилее – 90 яше!
Әнкәй! Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Балаларыңның, оныкларыңның изгелеген күреп, аларның кадер-хөрмәтендә бергә-бергә яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәт сиңа мәңге-мәңгегә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: