Туган як

Котлыйбыз!

--, 15 ноябрь 2019 - 10:14
670
0
0

Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылында туып-үсеп, 45 ел Түбән Камада гомер итүче, кадерле әниебез Рәхимә Баһман кызы ГЫЙЛЬМАНОВАга бүген – 85 яшь.
Әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән бергә, һәрвакыт безгә терәк булып, сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомерләр, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Котлы булсын әни, юбилеең,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык куанычта,
Үтсен синең килер көннәрең!
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән – кызың. Бу теләкләргә әти дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: