Туган як

Котлыйбыз!

--, 29 май 2020 - 09:54
3965
0
0

Бу көннәрдә Зөлфия Мөбарәкҗан кызы Алиевага 65 яшь тула!

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбриклибез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Барыбыз да мең рәхмәт укып, озын гомер телибез сиңа!

Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк!
Син – безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк!

Телибез Сиңа гел исән-сау, гел яшь булып калырга! Кайгы-хәсрәтләр читләп үтсеннәр, әти белән рәхәттә, сөенечтә яшәргә, тагын бик күп туган көннәрне бергәләшеп каршы алырга язсын!

Чын күңелдән тормыш иптәшең, улларың Наил, Ваил, киленнәрең Эльвира, Резидә, кызың Әлфия, киявең Илдар, оныкларың Илсөяр, Рамазан, Самат, Самира, Азалия. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: