Туган як

Котлыйбыз!

--, 21 февраль 2020 - 10:18
574
0
0

Мамадыш районының Владимир авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Елизавета Ивановна ФИЛИППОВАны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Минем түтинең тормышы авыр булса да, сынмады-сыгылмады. Дүрт бала үстереп, кайнана белән яшәде. Күптән түгел генә 58 ел бергә яшәгән ирен югалтты. Түтиебез барсына да җитешә, өстәле тулы ризык. Бакчасында да нәрсә генә юк, күп итеп чәчәкләр үстерә. Урманда җиләк җыя, гөмбәгә йөри. Кечкенә малае белән килене аңа бик булышалар. Түтәйгә алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык телибез.
Өстәлең тулып торсын,
Балаларың килеп торсын.
Алда, калган гомерләрең
Саулык-шатлыкта узсын.
Иң изге теләкләр белән, сеңлең Федора. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: