Туган як

Котлыйбыз!

--, 16 март 2018 - 10:43
565
0
0
Бүген Ташлык авылында яшәп-гомер итүче әти белән әнкәй - Мөкәрәмә һәм Кираметдин ТАҖИЕВларны олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Аларның бергә гомер итүләренә - 60 ел. Әти-әнкәй, күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авырлыкларны да, сөенечләрне дә бергә кичердегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, 60 ел гомер кичердегез.
Гыйнварда әтигә 84 яшь тулды, менә 17 мартта әнкәебез 80 яшен тутыра. Әти-әнкәй, сез нәсел агачын дәвам итеп, акыллы,тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балалар үстергәнсез. Рәхмәт сезгә! Балаларыгызның игелеген күреп, ихтирамын тоеп, саулык, җан тынычлыгы белән матур яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, онык-оныкчыкларыгыз. (42).
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: