Туган як

Котлыйбыз!

--, 16 март 2018 - 10:33
587
0
0
Зәй районының Югары Лоҗы авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Түбән Камада яшәүче кадерле ирем, яраткан әтиебез, бабаебыз Таҗетдин Гыйльметдин улы ҖАмалетдиновның 13 мартта 70 яшьлек юбилее булды. Сине олы юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне теләп калабыз.
Котлы булсын олы юбилеең, гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә, һич бирешмә картлыкка.
***
Кадерле әниебез Кадрия һәм әтиебез Таҗетдин ҖАмалетдиновларның шушы көннәрдә бергә гомер итүләренә 45 ел тулды. Аларга тигез тормыш, якты ал таңнар, зәңгәр тыныч күкләр, дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балалар һәм оныклар белән бергә тигез гомер итәргә язсын.
Бер агачның пар алмасы кебек,
Гомер иттегез сез парлашып.
Озак еллар тагын яшәгез сез,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Ике алмадай кызлар үстердегез,
Чыгардыгыз тормыш юлына.
Оныкларга да зур терәк булып
Яшәгез сез гомер буена.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең
Кадрия, кызларың, кияүләрең, оныкларың. (37).
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: