Туган як

Язылдылар, конкурста катнаштылар, бүләк алдылар

--, 20 февраль 2018 - 10:46
569
0
0
Мәгълүм булганча, 2018 елның беренче яртысына газетага язылучылар арасында быел ике мәртәбә конкурс оештырылды. Аларның беренчесендә - «Туган як»тан бүләк» дип аталганында - Гөлүсә Данилова, икенчесендә - НТР медиахолдинг компаниясе өч газета арасында үткәргәнендә - Нәзифә Мингалимова төп бүләккә ия булган иде. Алар үзләренең өлешләренә чыккан әлеге бүләкләрне - Гөлүсә апа трамвайда йөрү өчен еллык билетны, ә Нәзифә апа санаторийга бару өчен юллама сертификатын редакциягә килеп алдылар. Газетага ел саен даими язылган һәм шул ук вакытта кыйммәтле бүләккә дә ия булган бу ханымнарны чын күңелдән котлыйбыз!
«Язылуым приз алу өчен түгел. Газетаны яратабыз. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, инде шушындый зур бүләк тә чыккач, тагын да күңелле», - дип куанычы белән уртаклашты Гөлүсә Данилова. Аның «Туган як»тан мондый призлар алуы беренче мәртәбә генә түгел икән.
Нәзифә Мингалимовага (фотода) бүләген әле шушы көннәрдә генә редакциягә чакырып тапшырдык. «Мин «Туган як»ны ел саен алам. Газетаны яратып укыйбыз. Мондый зур бүләк отармын дип уйламаган идем. Миңа язган булгандыр инде», - диде Нәзифә апа да, шатлыгын яшермичә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: