Туган як

Котлыйбыз!

--, 5 февраль 2018 - 10:36
492
0
0
Кызыл Чапчакта яшәүче кадерле әтиебез, хөрмәтле бабабыз Өлфәт Фатыйх улы ТАЛИПОВка бүген 60 яшь.
Кадерлебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, оныкларың, туганнарың белән бергә гомер кичер. Сиңа бәрә-кәтле озын гомер телибез. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! «Ир кеше - иген басуы, хатын -иген тулы келәт», - диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның бәхетенә, оныкларыгызның тәүфыйклылыгына куанып, соңгы сулышыгызга кадәр кулга-кул тотышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын.
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син.
Һәр яңа таң сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Гөлнур һәм барлык туганнарыбыз да кушыла.(13).
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: