Туган як

Бәйрәм белән!

--, 26 гыйнвар 2018 - 11:27
478
0
0
Кадерле дуслар!
Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм!
Студентлар - яшьләребезнең иң актив, җаваплы, уңай фикерләүче һәм сәләтле өлешен берләштерә. Сезнең иҗади потенциал, фидакарьлек, энтузиазм, яңа үрләргә омтылыш - менә шулар теләсә нинди катлаулылыктагы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә дә инде.
Сез барыгыз да төрле. Кайсыларыгызга фәнни-тикшеренү эше ошый, икенчеләрегез технологияләр һәм җитештерү белән шөгыльләнә, өченчеләргә - муниципаль һәм дәүләт хезмәте, кемнәргәдер волонтерлык якын. Әмма нинди тармакта хезмәт куйсагыз да, шуны белегез: сезнең хезмәтегез Түбән Кама муниципаль районы өчен бик кирәк. Без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле икәнебезгә ышанам! Сез - безнең төп интеллектуаль һәм иҗади ресурс, шәһәребезнең һәм районыбызның киләчәге. Үзегезнең барлык хыялларыгызны һәм өметләрегезне лаеклы тормышка ашыра алачагыгызга иманым камил, ә сезнең белемегез Түбән Каманы алга җибәрү өчен нигез булып торачак!
Кадерле дуслар, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тормыш юлларыгызда уңышлар һәм билгеләнгән максатларыгызга ирешүегезне телим
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.
Фото http://35finance.mskobr.ru сайтыннан алынды.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: