Яңа директор кем булыр?

12.01.2018 14:15 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

Түбән Каманың 47нче микрорайонында төзеләчәк яңа мәктәп директоры вазифасына конкурс игълан ителүе турында узган ел ахырында язып чыккан идек. Хәзерге вакытта биш кеше мәктәп белән җитәкчелек итәргә әзер.
Конкурста «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент», «Персонал белән идарә итү» юнәлешләрендә әзерлеге булган югары һөнәри белемгә ия, педагогик һәм җитәкчелек итү стажы биш елдан ким булмаган кешеләр катнаша. Тапшырылган документларны өйрәнү, дәгъвачыларның программалары белән танышу 15 гыйнварда булачак. Конкурс 17 гыйнварда Шәһәр хакимияте бинасында үтәчәк.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить