Бәйрәм белән!

12.01.2018 11:10 | Котлыйбыз Печать

Бәйрәм белән!
Кадерле карендәшләр! Хөрмәтле түбәнкамалылар!
7 гыйнварда Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Раштуаны билгеләп үтте. Чиркәүләрдә  келәүләр узды. Кешеләр иконалар каршына шәмнәр кабызып куйды, теләкләр теләде. 
Әлеге дини бәйрәм – чисталык, сафлык, яктылык символы. Без, керәшеннәр, гадилегебез, эчкерсез һәм кунакчыл булуыбыз белән аерылып торабыз. Бу асыл гадәтебез гасырлардан гасырларга безне бердәм, тату халык итеп яшәтә һәм яшәтер. Раштуа бәйрәме белән котлап, сезнең барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, муллык телим. Алты атна ураза тотып, тәннәрне дә, җаннарны да сафландырып, Раштуаны каршылаган кебек елыбыз да җан тынычлыгы, күңел сафлыгы белән үтсен. Коткаручы туганда күк йөзендә хасил булган Вифлием йолдызы нурыдай, күңелләрне якты киләчәккә өмет балкытсын.   
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама «Керәшен» мәдәни-этнографик 
җәмгыяте рәисе.

Еще в этой категории: « Котлыйбыз!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить