Яңалыклар

12.01.2018 09:00 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
15 гыйнварда 15.00-17.00 сәгатьтә – адвокат; 16 гыйнварда 15.00-17.00 сәгатьтә – нотариус, шәһәр прокуратурасы вәкилләре; 18 гыйнварда 10.00-12.00 сәгатьтә – юрист, 18 гыйнварда 15.00-17.00 сәгатьтә  – Пенсия фонды начальнигы Лариса Семенова, салым инспекциясе вәкилләре, суд приставларының Түбән Кама районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Руфат Ярмөхәммәтов кабул итә.
Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк булыр.
 
Юл кыскарачак
Кама елгасы аша Түбән Кама белән Алабуга районнарын тоташтыручы боз кичүе эшли башлады.
Аз сыешлы суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, төрле урыннарда боз калынлыгы 27-30 сантиметр тәшкил итә. Узган елдагыча, юл Красный Ключ дамбасыннан Покровское (Синтәк) авылына кадәр салынган. Нәтиҗәдә, Казанга  кадәр юл 90 километрга кыскарачак. Кичү буенча узу 150 сумга, зуррак машиналарга 200 сумга төшәчәк. 
 
Татар телен өйрәним дисәң...
Түбән Каманың үзәк мәчетендә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар оештырылачак.
«Без – татарлар» проекты 2 февральдә старт алачак. Укучылар өчен «Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре» һәм «Татар теле» дәресләре үткәреләчәк. Курслар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрдә 19.00-20.00 сәгатьтә узачак.

Еще в этой категории: « ЮХИДИ хәбәр итә МИЛЛИ ХӘЯТ »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить